РФнең Премьер-министры Владимир Путин «Владимир Путин белән сөйләшү» дигән программа вакытында, кайбер галимнәрнең фикеренчә, православие католикларга караганда исламга якынрак, дип белдерде.
Аерым алганда, ул: «Православиенең сез көнчыгыш христианлык икәнен беләсез. Христианлыкның кайбер теоретиклары аның католикларга караганда исламга якынрак икәнлеге турында әйтәләр. Мин хәзер мондый раслауның дөреслеккә никадәрле туры килүен бәяләргә теләмим, шулай да бу төп диннәр күп гасырлар буена тату көн күрәләр. Әлеге гасырлар буена, ә мин биредә соңгы унеллыкларны күз алдында тотмыйм, бергәләп хәрәкәт итүнең аерым үсеше барлыкка килде. Бу тамырлар хакында искә төшерергә кирәктер»,- диде.
Путин кавказлыларны да, башка милләт вәкилләрен дә бер үк буяуга манырга ярамавы турында әйтте. «Кавказлы дигән милләт юк. Тәртип булырга тиешлеген һәммәсе дә сизделәр булса кирәк. Дәүләт ул күпчелекнең мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен дә яши»,-диде ул.
Бу хакта islam-portal.ru агентлыгы хәбәр итте.