«Әл-Харам» мәчетенә 16 мең яңа келәмне җәю эшләре башлана һәм ул берничә атнага сузылырга мөмкин.
Emirates247.com хәбәр итүенчә, бу зур келәмнәрнең бәясе сер итеп саклана. Алар 1, 2 нче катлардагы һәм мәчет тирәсендәге иске келәмнәр урынына җәеләчәк.
«Әл-Харам» мәчете гарәп теленнән «Изге мәчет», дип тәрҗемә ителә. Дөньяда ул иң эре мәчетләрнең берсе санала. Аның мәйданы- 356 800 кв. метр. Бинаның эчендә һәм ачык һавада 4 миллионга кадәр кеше гыйбадәт кыла ала.
Хаҗ башланганчы биредәге Кәгъбәтулла Согудия акчасы белән 20 млн. риал торган ефәк тукыма белән чорналып алынды.