Премьер-министр Россия гражданнары белән турыдан-туры эфирда аралашкан вакытта аңа Казандагы РИУ студенты Мәскәүдәге Манеж мәйданында яшьләрнең этникара бәрелештә катнашуларына кагылышлы сорау бирде.
«Закон алдында барыбыз да бертигез, этник һәм дини сыйфатлар буенча аерма булырга тиеш түгел. Мәскәүдә мәчетләр төзү планлаштырылган икән, ул эшләнәчәк»,- диде В.Путин Казан студенты соравына җавап биргәндә.