Azatlig.org сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, АКШның пилотсыз очкычларыннан булган ракета һөҗүмнәрендә Пакистанда ике көндә сугышчы булуда шикләнелгән 20ләп кеше үтерелде.
Пакистан иминлек көчләре хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр Әфганстан чигенә якын Тира үзәнлегендә булган.
Күзләү хезмәтләре Сват һәм Көньяк Вәзиристан вилаятеннән куылган Әл-Каида һәм Талибан сугышчылары хәзер шунда сыена, дип фаразлый.