Казанның «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншаның сүзләренә караганда, бу уку йортында төбәк казыйлары өчен семинарлар былып узды. 4 көн дәвамында алар тәҗрибә уртаклашты, белемен арттырды. Казыйларга ислам хокукы (фикһ) һәм башка мөселман фәннәре буенча Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Көнчыгыш төбәге казые Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтев белем бирде.
Хәзерге вакытта 6 казыят эшли. Алар үз төбәкләрендә исламны дөрес итеп аңлату эшенә, мөселман әхлагын үтәүгә күзәтчелек итә, шулай ук район мөхтәсибәтләре эшчәнлеген контрольдә тота.
Татарстан казыйлары бүген өйләренә таралышты.