Мөселманнар өчен изге булган Гашура көне җитә. Ул Мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә. Быел ул 16 нчы декабрьдә билгеләп үтелә.
Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.
Гашура көнендә ураза тоту һәм хәер өләшү тиешле. Гашура көнендә ураза тоту мөселманны үткәндәге һәм киләчәктәге гөнаһларыннан чистарта. Уразаны Мөхәррәмнең 9, 10, 11 көннәрендә (быел 15, 16 һәм 17 декабрьдә) тоту киңәш ителә дип яза "Татар информ".
Ә бу көнне бирелгән сәдака бөртеге өчен дә Аллаһы Тәгалә Ухуд тавы кадәр әҗер бирер диелә. Шуңа Гашура көнендә садакалар бирәләр, балаларны, якыннарны шатландыралар, догалар укыйлар һәм башка саваплы гамәлләр кылалар.
«Шәһруллаһил Мөхәррәм» буларак шөһрәт казанган, ягъни «Аллаһның изге ае» дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр. Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.
Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтелә.
Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. Ягъкуб галәйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба.