Татарстан һәм Башкортстаннан изге җирләргә барган, шунда җан тәслим кылган 2 хаҗияне Согуд Гарәбстанында җирләделәр.
«Хаҗның башланган көннәрендә -октябрь аенда Татарстанның Чистай шәһәреннән килгән хаҗия, Мәккә урамнарының берсендә автомобиль бәреп егып, һәлак булды. Тикшерү эшләреннән күренгәнчә, бу өлкән яшьтәге ханым үзе гаепле булган. Бәхеткә, ул туганы белән гомрә хаҗын кылып өлгергән»,- дип хәбәр иткән «Интерфакс» хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең хаҗ мәсьәләләре буенча урынбасары Аяз Мингалиев.
Башкортстан вәкиле исә узган чәршәмбедә тын бетү өянәге нәтиҗәсендә Мәдинәдә вафат булган. Табиблар аның гомере өчен күпме генә тырышсалар да, комага киткән ханымны якты дөньяга кайтара алмаганнар. Аның балаларына ашыгыч рәвештә виза эшләнеп, алар Согуд Гарәбстанына тиз арада барып җиткәннәр.
Бу 2 хаҗияне туганнары Согуд Гарәбстанында җирләргә дигән карарга килгәннәр.
«Мәрхүмнәрнең җәсәден туган якларга да кайтарып булыр иде. Тик, беренчедән, моның өчен бер айдан да кимрәк вакыт сарыф ителми. Икенчедән, хаҗ вакытында үлгән мөселман кешесен шул урында җирләргә кирәк»,- дип аңлатма биргән мөфтият вәкиле.