Tatar-islam.ru сайтында «Татарларда күпхатынлылыкка ничек карыйсыз?» дигән сораштыру үткәрелгән иде. Анда тавыш бирүдә катнашкан 50 кешенең 31е, ягъни 62 проценты
«Уңай караштамын», дип җавап биргән. 12 кеше (24 %) -«Юк, мин риза түгел», 4 кеше- «Уйлап карарга була», 3 кеше «Миңа барыбер», дигән фикерләрен ирештергән.
Info-islam.ru сайтында исә «Россиядәге Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка эре калаларда мәчетләр төзергә кирәкме?» дигән интерактив сораштыру уздырылды. Бу сораштыруда катнашкан 77 кешенең 74е-уңай, өчесе тискәре җавап бирде.