26 декабрьдә Биектау мөхтәсибәте район үзәгендәге 3 нче урта мәктәптә балалар өчен "Әл-Ихсан" дигән Коръән уку бәйгесе үткәрә. Конкурс иртәнге сәгать 9 да башлана.
Исегезгә төшерәбез: Биектау районында 20 ел буена имам-мөхтәсиб булган Галимулла хәзрәт Хәбибуллин, сәламәтлеге начараю сәбәпле, күптән түгел бу вазифаны үтәүдән азат ителгән иде. Аның урынына Казаклар авылы имамы Алмаз хәзрәт Шәйдуллин мөхтәсиб итеп сайланды. Ә бу бәйге Алмаз хәзрәтнең район күләмендә тәүге чара үткәрүедер.
ТҖ МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Солтан хәзрәт Морадеддиннән алынган хәбәрләргә караганда, бу бәйгедә Биектаудагы җәмигъ мәчетенә белем алырга йөргән балалар гына түгел, Казандагы «Госмания»дә дин сабагы алган укучылар да катнашырга теләк белдергән.