Шушы көннәрдә Россия Ислам Ассоциациясе килешүе (РИАК) дигән дүртенче мөфтият барлыкка килде.Анда Россия Мөфтиләре Шурасы, Үзәк Диния нәзарәте, Төньяк Кавказ координацион үзәгенә кермәгән әһле ислам оешмалары әгъза булып тора.Бу 4 мөфтият үзара ничек килешеп эшләр,хәзергә әйтүе кыен.
Мөселман әйдаманнары бу вакыйгага төрлечә мөнәсәбәт белдерде. Мәсәлән,Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәренең «Бакыр мәчете»имам хатибы Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов дүртенче мөфтиятнең оешуы яхшыга илтмәс, дип белдерде. Айрат хәзрәтнең фикеренчә,бу хәл мөселман оешмалары әһелләре һәм әйдаманнары арасында хәерле булмаган көндәшлекне арттырачак кына.»Кызганыч,безнең имамнар үз җитәкчеләренә баш ияргә күнекмәгән.Ә мөфтиләр белән имамнар узара мөнәсәбәт ачыклаган вакытта бу хәлдән радикаллар һәм экстремистлар файдаланып калырга мөмкин. Дүртенче мөфтиятнең төзелүенә тискәре карашта торам ",- дигән Айрат хәзрәт.