Грозныйда «Ислам тарихы» бәйгесенәдә катнашу өчен сайлап алу туры бара. Анда барлык югары уку йортларынның студентлары да үзләренең гыйлемен күрсәтә ала.
Ислам тарихын яхшы белүчене билгеләү максатыннан, һәр вузда сайлап алу турлары оештырыла. Грозный нефть институтында ГПФ факультеты студенлары, Чечня дәүләт педагогика институтында гуманитар факультет студентлары үзләре ислам тарихы белгечләре итеп күрсәтте.
Чираттагы сайлап алу туры Чечня дәүләт университеты факультетлары арасында узачак. Анда җиңүче конкурсның финалында катнашучы өченче команда булачак. «Бу бәйге барлык яшьләр өчен дә үзенең динен өйрәнү өчен этәргеч бирер, дип ышанабыз», — дип белдерде «Грозный — информ» агентлыгы хәбәрчесенә рухи-әхлакый тәрбия җитәкчесе Әюб Асаев.