Бүген Әлмәттә ТР Халыклар ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды
Әлмәттә ТР Халыклар ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды. Кунаклар утырыш башланганчы төрле объектларда булды.
Алар башта Татарстанда иң зур чиркәүләрнең берсендә булды. Алексей атакай православие храмынынң төзелеш тарихы турында сөйләде. Аннары кунаклар Р.Фәхретдин исемендәге мәчетдә булды. Мәчетнең эчке ягы кунакларда тирән хисләр калдырды.
Кунакларның республиканың нефтть башкаласындагы программасы "Татнефть" спорт комплексында район һәм шәһәр территориясендә яшәүче халыклар Спартакиадасын ачу тантанасы белән дәвам итте.
Шулай ук күп санлы кунаклар 16 нчы шәһәр мәктәбендә булды. Биредә укучылар татар, әрмән, әзербайҗан, рус, мари һәм башка халык биюләрен башкарды. “Без барыбыз да биредә укый торган балаларның балкыган йөзләрен күреп шатланабыз. – Алар барыбызга да күп миләтле Россиядә һәм Татарстанда ничек дөньяның кадерен белеп тынычлыкта–татулыкта яшәргә кирәклеген үрнәк итеп күрсәтә”.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.