Наилә Есенбаева - Әстерхан өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы

Әстерхан өлкәсендә генә түгел, ә бөтен Россия Федерациясе төбәкләре арасында да мондый зур бәйге — татар теле укытучылары бәйгесе уздырылганы юк иде әле. Укытучылар гына

БӘЙЛЕ
2010 Дек 09

Әстерхан өлкәсендә генә түгел, ә бөтен Россия Федерациясе төбәкләре арасында да мондый зур бәйге — татар теле укытучылары бәйгесе уздырылганы юк иде әле. Укытучылар гына түгел укучылар да, әти-әниләр дә, килгән кунаклар да мондый бәйрәмне бик озак хәтерләрендә сакларлар...

Әстерхан өлкә татар «Идел» газетасында бәйге турында игълан ителгәннән соң укытучылар нигәдер аптырашта калдылар... Өлкә күләмендә татар теле укытучысы бәйгесе оештырып, анда катнашып булырмы? Бу сораулар күпләрне борчыды... һәм озак көттермичә бәйгенең беренче этабы килеп тә җитте. Бу өлештә укытучылар үзләренең мөгаллимлек эшчәнлекләре турындагы портфолиоларын әзерләргә тиешләр иде, тугыз укытучы бәйгедә катнашачакларын белдереп үзләренең папкаларын оештыручыларга тапшырды.

Икенче этап «Халык җаны яши күңелләрдә» исеме астында узды, бу өлештә өлкәнең татар теле укытучылары мастер-класслар, тәрбия дәресләре күрсәттеләр.

Өченче этап — мөгаллимәләребезнең тәҗрибәсен презентацияләүгә, видеодәресләр формасында тәкъдим итүгә корылган иде, монда да алар сынатмады...

....Һәм инде шушы олы эшнең нәтиҗәсе итеп, 2010 елның 28 ноябрендә зур тантана, бәйгенең йомгаклау өлеше өлкәнең иң зур залларыннан саналган Яшь тамашачылар театрында уздырылды. Соңгы этапка 9 укытучы да килеп җитте, аларны тулы зал, алкышлар белән каршы алдылар. Мөгаллимәләребезне тәбрикләргә өлкәнең җитәкчеләре, эшмәкәрләр, хезмәттәшләре, әти-әниләр, укучылар һәм бик күп кунаклар килгән иде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан котлау сүзләрен Лилия Рәшит кызы Салихова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән ТРның атказанган артисты Айдар Габдинов әйттеләр дип яза intertat.

Шулай ук кичәдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өлкән укытучысы Низаметдинова Гөлүсә Малик кызы да институтның ректоры Р.Ф.Шәйхелисламов исеменнән Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды, һәм үзенең шушы кичәне алып баруы белән тамашачыларыбызны тагын бер кат шатландырды.

Бәйгенең нәтиҗәсе итеп үзенең осталыгын күрсәткән һәр укытучыга өлкә хакимияте исеменнән ноутбуклар бүләк ителде. Катнашучылар түбәндәге номинацияләр буенча көч сынаштылар:

– туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;

– проффесиягә тугрылык;

– иҗади педагогика һәм педагогик әзләнү;

– тамырларга кайту;

– мәктәпкәчә балалар йорты иң яхшы тәрбиячесе;

– туган телнең үсешенә өлеш кертү;

– «Җанымны балаларга бирәм»;

– Әстерхан өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы.

Ахырда җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. Алар — Абдуллаева Рәмзия Идиятулла кызы, Есенбаева Наилә Ислам кызы, Капланова Оксана Булат кызы, Салиева Нурия Гомәрбәк кызы, Суфиева Вәлидә Әнвәр кызы, Умерова Руфина Бикбулат кызы, Усманова Нәфисә Равил кызы, Шәфигуллина Софья Рафик кызы, Яваева Миннура Измаил кызы. Әстерхан өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы дип өлкәнең Идел буе районы Киләче авылы укытучысы Есенбаева Наилә Ислам кызы билгеләнде.

Ә бәйгене оештыручыларга исә, Казан кунакларын чакырып татар теле укытучыларына шушындый зур хөрмәт күрсәткән «Дуслык» җәмгыятенә, аның җитәкчесе — Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Ибраһим улы Алмаевка, «Идел» газетасы баш мөхәррире Хәмидуллина Нәфисә Әнүр кызына, журналист Сания Рафик кызы Базановага, журналист Бикбаева Роза Сәфәр кызына һәм Идел буе районы мәгариф бүлегенең методика кабинеты җитәкчесе Әмирова Венера Рөстәм кызына рәхмәтләр белдерелде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе