Бу көннәрдә Казанда татар әдәбияты классигы, танылган шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуны билгеләп узалар.
Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районындагы Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның шул заманның алдынгы уку йортында-Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә белем алуы зур роль уйный.
1940 елда Хәсән Туфан репрессияләнә. Сталинның үлеменнән соң, 1956 елда гына шагыйрь Казанга кайту бәхетенә ирешә.
Аның шигырьләре матбугатта 1924 елда күренә башлый. Берничә елдан соң Хәсән Туфан турында укучылар да, тәнкыйтьчеләр дә – киң җәмәгатьчелек вәкилләре сөйли башлый. Ул беренчеләрдән булып татар шигриятендә эшче классы, аның авыр хезмәте һәм көрәше темасын күтәрде.
р
Бу көннәрдә Казанда татар әдәбияты классигы, танылган шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуны билгеләп узалар.
Хәсән Туфан 1900 елның 9 декабрендә Татарстанның Аксубай районындагы Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның шул заманның алдынгы уку йортында-Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә белем алуы зур роль уйный.
1940 елда Хәсән Туфан репрессияләнә. Сталинның үлеменнән соң, 1956 елда гына шагыйрь Казанга кайту бәхетенә ирешә.
Аның шигырьләре матбугатта 1924 елда күренә башлый. Берничә елдан соң Хәсән Туфан турында укучылар да, тәнкыйтьчеләр дә — киң җәмәгатьчелек вәкилләре сөйли башлый. Ул беренчеләрдән булып татар шигриятендә эшче классы, аның авыр хезмәте һәм көрәше темасын күтәрде.