Кичә Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган «Хәсән Туфан иҗаты һәм хәзерге татар әдәбияты» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Кичә Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган «Хәсән Туфан иҗаты һәм хәзерге татар әдәбияты» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Академик дәрәҗәдәге мондый форумда җитмештән артык доклад тәкъдим ителде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — Мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.
«Бүген һәркемнең күңелендә урын алган күренекле шәхесебез, классик язучыбыз Хәсән Туфанга багышланган үзенчәлекле, дулкынландыра торган очрашу уза. Кичен опера һәм балет театрында зур кичә дә булырга тиеш. Бу ике вакыйга да Хәсән Туфанның олы мирасын барлап, алда торган бурычларны ачыклау өчен уңай булыр дип ышанасым килә», — диде ул.
«Бу җыенның заман тудырган мөмкинчелекләрне файдаланып, әле яңадан-яңа ачышлар һәм эзләнүләргә этәрер дип ышанасы килә. Мәшһүр мәдрәсә, иманлы гаилә һәм катлаулы тормыш сабакларында тәрбияләнгән Хәсән Туфанны Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов бөтен иҗаты буйлап озата килә, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы була. Туфан үзе дә татар шигъриятенең бай һәм олуг тарихында мәртәбәле урын били. Без бүген дә шигърият үсешендә аның бәрәкәтле йогынтысын тоеп яшибез.
«Ана сөте белән кермәгәнне тормыш үзе кертә күңелгә дип, авыр сынауларны сабыр кичергән шагыйрь туган иленә, туган халкына, аның киләчәгенә ышанычын беркайчан да югалтмаган. Иҗатының һәр баскычында ул үзендә сынауларга каршы торырдай көч таба, миләтенең кайгы-хәсрәтен аңлаучы, халык рухына көч өстәүче күренекле сүз остасы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Чыннан да, Хәсән Туфан кебек мондый шагыйрьләр иҗтимагый тормышта да җуелмас эз калдыра. Гасыр башында аның сыман бер төркем әдипләр милләтнең рухи яктан үсешенә булышлык иткән. Бүген аларның иҗаты яңадан өйрәнүне таләп итә, чөнки зур шагыйрьләр җәмгыятькә һәрвакыт кирәк», — дип белдерде Зилә Вәлиева .
Аның сүзләренчә, бу юнәлештә дәүләт тарафыннан башкарылган эшләр әле дәвам итәчәк. Бу нисбәттән Хәсән Туфанның биш томлыгын чыгаруны билгеләп үтәргә кирәк. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитулова да Хәсән Туфан турында хезмәт әзерләгән.
«Хәсән Туфанның шәхесен һәм аның шигърияттәге, халык тормышындагы урынын замандашлары эчтәлекле һәм матур бәяләгән: шагыйрьләрнең шагыйре дип әйткән. Аның истәлеген мәңгеләштерүдә киң җәмәгатьчелекнең катнашуы сорала», — дип белдерде Зилә Вәлиева.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сүзләренчә, Хәсән Туфан иҗатында бер гасырлык шигъри мирас төсмерләнә. «Ул татар-башкорт мәдәни багланышларын да җанландырып торучы иде. Һәр ике халыктан әдәбиятка аның фатыйхасын, киңәшләрен алган, аны үз остазлары дип санаган тулы бер буын шагыйрьләр килде», — диде ул.
«Кызганыч, иң танылган классик шагыйребез Хәсән Туфанның да әле ни тормыш сәхифәләрен, ни иҗат мирасын, ни шигърият үзенчәлекләрен бүген таләп иткән дәрәҗәдә өйрәнелгән дип әйтә алмыйбыз. Белүебезчә, әдипнең тормыш юлын яктырткан альбом — дистә ел элек, сайланма әсәрләре тупланган биш томлыгы соңгы бер-ике елда гына басылып чыкты. Әдипнең күп санлы хатлары, көндәлек язмалары һәм башка документлар безнең институтның сирәк кулъязмалар бүлегендә һәм башка архивларда әле генә җентекләп өйрәнелә башлады.
Еллар үтү белән, аның әсәрләренә бәя бирү, аларны уку да аерым бер кызыксыну тудыра, аерым бер җаваплылык та өсти. Хәсән Туфан үзе исән вакытта да, аннан соң да һәр буын укучы тарафыннан яратып кабул ителгән шагыйрь. Шагыйрьгә булган олуг мәхәббәт аның юбилее көннәрендә тагын да куәтләнеп китте», — дип билгеләп үтте Ким Миңнуллин.
Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.