Дин әһелләре, якташлар, авыл кешеләре Татарстандагы Кайбыч районының Кече Кошман саласында моннан 20 ел элек төзелгән мәчетнең юбилеен билгеләп уздылар. Мәхәллә халкына бу иман йорты шуның өчен дә кадерле: ул советлар заманыннан соң районда калкып чыккан тәүге гыйбадәтханә.
Бәйрәм тантанасы авыл мәктәбе бинасында үткәрелде. Әлеге чараны районның имам мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Анда шулай ук Кайбыч муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев катнашты.