Ислам әдәбиятын “кара исемлек”кә кертүне туктату сорала

Ставрополь мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Рәхимов Майкоп шәһәр суды карары белән Шәех Али Әл-Тантауиның «Общее представление об исламе» китабын һәм Ясер

БӘЙЛЕ
2010 Дек 07

Ставрополь мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Рәхимов Майкоп шәһәр суды карары белән Шәех Али Әл-Тантауиның «Общее представление об исламе» китабын һәм Ясер Әл-Устуаниның «Что вы знаете об исламе» брошюрасын экстремистик эчтәлектә дигән фикердән чыгып, Адыгей һәм Краснодар крае Диния нәзарәте китапханәләреннән алдыргач, әнә шулай, дип белдерде.

IslamNews агентлыгы хәбәрчесенә Мөхәммәд хәзрәт: «Эксперт дип аталган аз белемле кешеләрнең ислам әдәбиятын «кара исемлек»кә кертү тәҗрибәсен туктатырга кирәк. Ниндидер бер экспертка Аллаһ китабы ошамаса, ул Коръәнне тыюга кадәр дә барып җитәргә мөмкин»,-дигән.

Ставрополь мөфтие фикеренчә, Россиядә мөселман дине әһелләрен дә кертеп, белгечләр катнашында бердәм эксперт-аналитик комиссия төзү таләп ителә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе