Калининград өлкәсендә җинаять кылган өчен җәза үтәү федераль хезмәте идарәсе мөселманнарның дини оешмасы белән килешү төзеде. Бу хакта «РИАНовости»га төбәк УФСИНның матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Ржевцева хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Калининград өлкәсендәге төзәтү учреждениеләрендә 30 га якын ислам әһеле җәза үти. Шуңа күрә бу килешү алар өчен чын мәгънәсендәге бүләк булды»,-диде Р. Рж
евцева.
Бу килешү колониядә гыйбадәт кылу бүлмәләрен ачуны күз уңында тота. Анда җәза вакытын үтәп кайткан мөселманнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү мәсьәләсе дә каралган.