«РИА Новости»дан алынган мәгълүматларга караганда, «Сәлам тур» туристлык компаниясе оештырып җибәргән 180 хаҗи әлегә кадәр Мәдинәдән Россиягә кайтып җитә алмый.
«Безнең төркемнәр бирегә 30 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә килделәр. Хаҗыбыз 23 ноябрьдә төгәлләнергә тиеш булса да, самолет булмау сәбәпле, туган якларга кайта алмыйбыз»,-дип сөйләгән хаҗиларның берсе Нәгыйм Каюмов. Башта аларга һава торышының начар булуы аркасында очу мөмкин түгел, дип аңлатканнар. Аннары Җиддә шәһәреннән очарга тиеш булулары турында әйткәннәр. «Тик анда бару өчен хәзер инде автобус юк»,-дигән Нәгыйм хаҗи.
Хәзерге вакытта федераль агентлык хезмәткәрләре килеп туган хәлне тикшерү эше белән мәшгуль. Аннары алар «Сәлам тур» компаниясе хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә ниятли