Түбәнкамалылар хаҗдан кайта алмыйлар

Күбесе өлкәннәрдән торган Түбән Камадан хаҗ кылырга киткән 60ка якын мөселман хаҗдан кайтып җитә алмыйлар. Югыйсә, Согуд Гарәбстаны очкычы «Бегишево» аэропортына

БӘЙЛЕ
2010 Дек 07

Күбесе өлкәннәрдән торган Түбән Камадан хаҗ кылырга киткән 60ка якын мөселман хаҗдан кайтып җитә алмыйлар. Югыйсә, Согуд Гарәбстаны очкычы «Бегишево» аэропортына моннан бер атна элек -30 ноябрьдә төшеп утырырга тиеш иде.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Сәлам-тур» турфирмасы вәкиленең телефон аша ирештергән хәбәренә караганда, Мәккәдән килүче самолет кабул итүче як гаебе аркасында тоткарланган.

Мәскәүлеләрнең хәбәр итүенчә, Түбән Камада һава торышы начар булганга күрә, алар очкычны кабул итә алмаганнар. Хәзерге вакытта һава коридорын ачсыннар өчен башка илләр белән сөйләшүләр алып барыла икән. Тик «Бегишево» аэропорты директоры Сергей Романцевнең сүзләренчә, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми, түбәнкамалылар туган якларга бүген кайтып җитәргә тиеш, аның төгәл вакыты гына хәзергә билгеле түгел.

Шунысы бар: «Бегишево»дан Согуд Гарәбстанына очучы самолетлар ноябрьдә билгесез сәбәпләр аркасында берничә көнгә тоткарланды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе