Комсомольск-Амурда ислам үзәген төзү эшләре дәвам итә. Бу хакта «Ислам.ру» агентлыгына Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, «Нур» җирле дини оешмасы рәисе Абдулкасыйм Абдуллаев хәбәр итте.
Бу үзәктә җәмигъ мәчете, мәдрәсә, хәләл кибет һәм хәләл кафе булачак. «Июль аенда нигезенә беренче таш салынды»,-диде А.Абдуллаев. Әлеге үзәк Киров урамы һәм Ленин проспекты кисешкән чатта урнашкан. Мәчете 1400 мөселманга исәпләнгән, ул 4800 квадрат метр җирне тәшкил итә.
Комсомольск-Амурда 30 меңгә якын мөселман яши, әмма 2 меңләп әһле исламның гына гыйбадәт кылу урыны бар.