4 яшүсмер мәчетне шартлатмакчы булган

Бу хәбәр Британия мөселманнары телендә еш кабатлана хәзер. Әгәр элек Сток-он-Трент каласында күптән түгел төзелгән мәчеттә янгын чыгу турында

БӘЙЛЕ
2010 Дек 06

Бу хәбәр Британия мөселманнары телендә еш кабатлана хәзер. Әгәр элек Сток-он-Трент каласында күптән түгел төзелгән мәчеттә янгын чыгу турында сөйләнелсә, хәзер полиция бу җинаятькә кагылышлы кешеләрнең табылуы турында белдерде. Алар-16, 18, 19 яшьлек өч егет һәм 18 яшьлек кыз булып чыккан.

Хәзер полиция бу вакыйганы дини бинага расачыл һөҗүм буларак карый. Шәһәр кешеләре исә бу вәхшилек артында җирле сәяси партияләрнең торуы турында сөйли. Имам Мөхәммәд исә мөселманнарга тикшеренү барганда тынычлыкны сакларга киңәш биргән.

Җинаятьчеләр изге җомга көнендә мәчет белән янәшәдәге бинага кереп, газ торбасына ут төртеп, аны иман йортына юнәлткәннәр. Бәхеткә, шартлау булганчыга хәтле янгын сүндерелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе