Казандагы «Сөләйман» мәчете әһелләренең халыкның киң катлау вәкилләре белән социаль эш алып барулары күпләргә мәгълүмдер.
Дөрес, күзләре күрмәүче инвалидларга өстенлекле ярдәм күрсәтелә. Төрле мәсьәләләрне чишүдә булышканы өчен «Сөләйман»мәчете әһелләренә рәхмәт хатлары килеп тора. Аерым алганда, узган җомгада Бөтен россия сукырлары җәмгыятенең Казан җирләре оешмасы рәисе Николай Васильевич Колесниковтан гыйбадәтханәгә Рәхмәт хаты килеп иреште.
Анда мондый юллар бар: «Мөхтәрәм Илдар хәзрәт! Бетенроссия сукырлары җәмгыятенең җирле Казан оешмасы хәйрия йөзеннән Корбан бәйрәменә ит бүлеп биргәнегез өчен йөрәгебез түреннән чыккан рәхмәтебезне белдерәбез. Корбан ите урыныннан тора алмаган сукыр мөселман инвалидларына өләшенде. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Сезгә ныклы сәләмәтлек, бәхет һәм һәр эшегездә зур уңыш телибез».