8 декабрь чәршәмбе көнне сәгать 11:00 Академическая урамы 2нче 3 кат адресы буенча урнашкан «ТАТМЕДИА» Татарстан республикасының масса-күләм коммуникация агентлыгы залында «Татар Жыры-2010» XI Халыкара музыкаль фестивальгә багышланган матбугат конференциясе уздырылачак.
«Татар Җыры» — ел саен уздырылучы халыкара эстрада фестивале, татар җыры өлкәсендә халык премиясен тапшыру тантанасы. 11 ел дәвамында «Татар Җырының» төп максаты — татар музыкасы мәдәниятен популярлаштыру, киң массаларга чыгару.
«Татар Жыры-2010» фестивале «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 18 декабрьда узыдырылачак. Матбугат конференцияне үткәрү инициаторы — «Барс-Медиа» инновацион эшмәкәрлек үзәге.
Матбугат конференциясендә спикерлар буларак чыгыш ясаучылар исемлеге:
«Татар Җыры-2010» оештыру комитеты рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпанияснең генераль директоры, Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутаты И.Ю. Әминов;
«Татар Җыры-2010» оештыру комитеты рәисе, «Барс-Медиа» инновацион эшмәкәрлек үзәге директорлар советы рәисе М.М. Гәрәев;
«Татар Җыры-2010» фестиваленең куючы режиссеры М.Ю. Герасимова;
«Татар Җыры-2010» фестиваленең оештыручысы, «TATAR RADiOSI» радиостанцияләр челтәре директоры А.Т. Миргаязов;
Татарстан республикасының халык артисткасы Хәния Фәрхи. Матбугат конференциясенә журналистларның аккредитация дедлайны — 6 декабрь 2010 ел.
Аккредитация:
Тел. 527-90-04, сот. +7 (919) 630-50-77
E-mail: volodarskayaaa@barsmedia.ru
Адресы: Казан, Голубятников урамы, 20 а йорт, 3нче кат.
Фестивальнең PR-менеджеры «Татар Жыры-2010»