Хәзерге вакытта Бөекбританиядә яшәүче эшкуар, «Евросеть»нең элекке хуҗасы Евгений Чичваркин Россиядә диннәрне тоту өчен тиешле шартлар булдыру зарури, дип исәпли.
Аның хатыны Антонинаның сүзләренчә, Евгений Украинадагы «Планета» спутнигы аша үзенең асыл ватанындагы хәлләр белән танышып бара.
«Мин шулай дип уйлыйм: мөселманнарга Корбан бәйрәме вакытында сарык чалырга кирәк икән, аларга андый хезмәт өчен урыны булган мәчет төзергә кирәк»,-дигән Е.Чичваркин «Деловой Петербург» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында. Ул шул рәвешле Мәскәү урамнарында сарык башлары аунап ятуы турындагы имеш-мимешләргә аңлатма биргән.