Кичә күңелле бүләк ясады Свердловск өлкәсе Түбән Сергин районы хакимият башлыгы Валерий Еремеев Михайловск шәһәрендәге «Тәүбә» мөселманнар оешмасына.
Хаҗдан кайткан якташларын котлаган вакытта ул аларга җир кишәрлеге булган гыйбадәтханәне бирү турында район Думасының карарын укыды. Аннары хакимият башлыгы мөселманнарга ноутбук бүләк итте.
Михайловск шәһәреннән быел 5 кеше хаҗ кылды. Алар Валерий Еремеевны һәм аның урынбасары Александр Екенинны Зәм-Зәм суы белән сыйладылар.
Бу тантана «Тәүбә» гыйбадәтханәсе бинасында узды, дип хәбәр итә «Islam News» агентлыгы.