Районда барлыгы 40 мәчет бар, киләсе җәйдә тагын берсе төзелеп бетәргә тиеш. Мондый мәгълүматлар кичә имам мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан районның имам хатиплары җыелышы вакытында игълан ителде. Әлеге очрашуда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәиз дә катнашты.
Район мөхтәсибәте әһелләренең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясаучы мондый җыелышларткәрү биредә күркәм гадәткә әйләнде. Анда бу юлы өч имамга, ике мөселман мөгаллименә, урта мәктәпләрдә «Әхлак» дәресләрен алып баручы 2 укытучыга ТҖ МДНнең рәхмәт хатлары тапшырылды.