Төмән өлкәсендәге мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында вәгазь сөйләгәндә шулай дип белдерде. «Кызганыч ки, безнең балаларның каһарманнары-бүгенге көндә үрмәкүч-кеше, ниндзя ташбакалары. Моны тамырдан үзгәртү зарури. Сабыйларның каһарманы булып Мөхәммәд Пәйгамбәр торырга тиеш. Бу хакта без очрашулар вакытында ата-аналарга әйтәбез, моңа чакырабыз һәм мөмкинлек булганда аның өстендә эшлибез»,-диде Раил хәзрәт.
Бу хакта islamnews.ru агентлыгы хәбәр итте.