Казанда «Иман» ислам мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгына багышланган тантанада «Иман үзәге: 20 ел өммәткә хезмәттә» дигән китапны тәкъдим итү үткәрелде.
«Иман» үзәге республикада ислам инфраструктурасы оешкан вакытта берничә программаны тормышка ашырган мөселманнар иҗтимагый оешмасы булып санала. Әйтик, бу үзәк Татарстанда тәүге махсус мөселманнар нәшриятын барлыкка китереп, анда меңнән артык китап бастырып чыгарды.
«Иман» үзәге татар һәм рус телләрендә интернетта мөселманнар телевидениясен, радиосын ачып җибәрде.
20 еллык юбилее уңаеннан, «Иман» үзәге: 20 ел өммәткә хезмәттә» дигән җыентыкны әзерләү турында карар кабул ителде. Анда бу оешманың башлангыч чорына багышланган документлар, мәкаләләр, хатлар урын алган.