Казан мэры Илсур Метшин инвалидлар ун көнлеген ачты

 Казанда мохитны инвалидлар өчен уңайлы итү буенча программа нигезендә эшләү ниятләнә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмгыятьтә уңайлы шартлар булдыру

БӘЙЛЕ
2010 Дек 02

 Казанда мохитны инвалидлар өчен уңайлы итү буенча программа нигезендә эшләү ниятләнә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмгыятьтә уңайлы шартлар булдыру максаты куела. Шунысы куанычлы: Казанда, Татарстанда һәм Россия буенча караганда, балалар арасында инвалидлар саны кими бара.

Бүген Казан дәүләт техник университетының «Олимп» мәдәни-спорт комплексында инвалидлар өчен шәһәр күләмендәге тантананы ачып, башкала мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан махсус оештырылган әлеге чарада инвалидлар ун көнлеген рәсми ачып, ул мэрия һәм шәһәр Думасы депутатлар корпусы исеменнән инвалидларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде һәм җәмәгать эшләрендә, спорт чараларында актив катнашырга өндәде.

Чыгышының соңында мэр Илсур Метшин Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы рәисе Николай Колесниковка Казан мэриясенең Мактау грамотасын, инвалид балалар һәм олы кешеләр белән эшләүче җитәкчеләргә рәхмәт хатлары һәм инвалидлар иҗтимагый оешмаларына оргтехника алуга сертификатлар тапшырды.

«Без булдырабыз!» дигән шигарь белән уздырыла торган мәдәни-спорт чарасына килгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр бәйрәм программасын тамаша кылып, спорт-күңел ачу уеннарында үзләре дә теләп катнаша. Әйтик, Казан районнары командалары шашка һәм шахмат турнирлары, спорт биюе, дротикларны мишеньга төзәп ыргыту, баскетбол элементларыннан кәрзингә туп кертү, кегли арасыннан бәләкәй тупны фигуралы йөртү һәм башка төрле «күңелле стартлар»да җитезлектә һәм төгәллектә көч сынаша, бокс карый. Бәйрәмгә ямь өстәп, Казанның җыр һәм бию коллективлары, аерым башкаручылар чыгыш ясый.

“Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы территориаль бүлегеннән Казан шәһәренең Мәскәү районы оешмасы җитәкчесе Кирилл Морозов, инвалидлар мәсьәләсендә проблемалар хәттин ашкан, күбесенең хәтта ишек төбеннән ары узу мөмкинлеге юк, диде. Эш урыны тапса да, инвалид анда барып йөри алмый, чөнки сәламәт кешеләр сизмәсә дә, физик мөмкинлеге чиклеләр өчен шәһәр урамнары, юллар, подъездлар үтеп булмаслык киртәгә әйләнә, инвалидның эшкә урнаша алмавы еш кына аның эшли алмавына бәйле түгел, дип шәрехләде ул.

К.Морозов фикеренчә, Татарстанда гына түгел, илдә инвалидлар өчен күп эшләнә дип әйтелә, чынлыкта, бу исә төрле чараларга чыгымнар кыйммәткә төшүгә бәйле, әгәр сөйләгәннәрнең барысы да эшләнсә, ил буенча миллионнар, бәлки миллиардлар китәр иде. “Шуңа күрә, елына нибары бер тапкыр бүгенге кебек бер тантаналы бәйрәм, ун көн эчендә төрле чаралар уздыру кулай күрелә, аннары, ни кызганыч, безне оныталар. Алда тагын дүрт стена... Сөекле Ватаныбызның безнең белән шөгыльләнергә вакыты да, акчасы да юк. Бу фикер шушы проблемалар белән ике дистә ел шөгыльләнү нәтиҗәсендә миндә ныклап урнашты”, - дип басым ясап әйтте инвалидлар оешмасы җитәкчесе Кирилл Морозов.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе