Чечняның Урус-Мартан районындагы Рошни-Чу авылында мәһабәт мәчет бинасын ачу тантанасы булды. ЧР хөкүмәтенең Урус-Мартан районын торгызу комиссиясе рәисе Апти Алаудинов мондый эшләр биредәге барлык торак пунктларны төзекләндереп бетергәнчегә кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде.
Яңа сулыш алган бу гыйбадәтханәнең элекке хәле ифрат начар иде. Эшчеләр изге бинаның эчке диварларын тулысынча төзекләндерделәр, манарасын бер кат югарылыкка күтәрделәр һәм ишегалдын матурладылар. Төзүчеләрнең сүзләренчә, алрга мәчетнең тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртергә туры килгән.
Рошни-Чу авылы кешеләре ЧР хакимияте башлыгы Рамзан Кадыйровка һәм Апти Алаудиновка үзләренең олуг рәхмәтләрен белдерделәр.