Тагын 4 көннән Казанда мөселманнарның Яңа елын-1432 һиҗри елның башлануын билгеләп узулар башланачак. Бу бәйрәм уңаеннан, 7 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр башкаладагы «Кол Шәриф» мәчетендә «Яңа ел кәрваны» дип исемләнгән тамаша булыр, дип көтелә. Әлеге чараны Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музее оештыра.
Сюжет буенча Яңа ел кичәсенең төп герое Фатиманы әкияти «Кол Шәриф» мәчете буйлап «Чүл корабле»ндә сәфәр кылу көтә. Фатима Сөйләшүче кактус һәм Акыллы үрмәкүч белән бергәләп сәяхәт итә. Ул үзенең дуслары белән 622 елда мөселманнарның Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә һиҗрәт кылу (күчү) тарихын сөйли, дип хәбәр итә e-islam.ru