Инвалид мөселман автомобиль уйлап тапты

Фәләстыйн инвалиды электр белән эшләүче автомобильне җыеп чыкты. Дөньядагы моңа охшаш автомобильләргә караганда бу транспорт чарасы иң тиз йөрешле булып санала. Машинаны

БӘЙЛЕ
2010 Дек 01

Фәләстыйн инвалиды электр белән эшләүче автомобильне җыеп чыкты. Дөньядагы моңа охшаш автомобильләргә караганда бу транспорт чарасы иң тиз йөрешле булып санала.

Машинаны төзүче үзенең хезмәт җимешен «Мәрьям Сидис» дип атаган. Ул аны Рамаллаһ шәһәрендә оештырылган күргәзмәгә куйган. Бу автомобиль тирә-юньгә зарарсыз, чөнки ул эшләгәндә агулы матдәләр бүлеп чыгармый.

Әл-Хәлил шәһәрендә яшәүче 65 яшьлек Мәхмүд Мөҗаһиднең иске детальләр файдаланып эшләгән машинасы беренче урынны алган. Сәгатенә 130 чакрымнан артык тизлектә хәрәкәт итүче «Мәрьям Сидис» бүтәннәрнең ярдәменнән башка төзелгән. Автомобиль алты кеше сыйдыра. Электро двигательнең эшләве дә арзанга төшә. Гадәти өй генераторыннан 2 сәгать эчендә корылган батарея нибары 1 доллар тора.

Мәхмүд инде 30 елдан артык умыртка сөяге авыртудан җафаланала, ул таяклар ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Шуңа күрә уйлап табучылык белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе