2010 елның 24 ноябрендә Федерация Советы утырышында «Дәүләти яки муниципаль милек булып саналган дини эчтәлектәге мөлкәтне дини оешмаларга тапшыру турында » дигән закон нигезендә, мәчетләрне мөселманнарның дини оешмаларына бирү юлы гадиләштерелде.
Бу хакта бүген Россия Мөфтиләре Шурасы (РМШ) рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин белдерде.
Быелның көз башында ук РМШ Мәскәүдәге җәмигъ мәчетен үз милке итеп теркәү турында тиешле органнарга мөрәҗәгать иткән иде. «Бу законны кабул иткәч, хәзер эшебез тизрәк барырга тиеш»,- дигән фикерен әйтте Д.Гыйззәтуллин.
Мәскәүдәге җәмигъ мәчете дәүләт милк булып исәпләнгәнгә күрә күп кенә уңайсызлыклар килеп чыга иде. Әйтик, аны БТИ (техник бюро инвентаризациясе) белешмәсе 1генә елга тутырылып килде. Аларны ел саен яңартып торырга мәҗбүр булдылар.
Д.Гыйззәтуллинның сүзләренчә, Зур Татар урамында урнашкан Тарихи мәчет аренда килешүе нигезендә мөселманнарга бирелгән, ә Мемориаль мәчетнең вакыты чикләнмәгән. Аларны мөселманнар милке итеп яңадан теркәү өчен гаризалар әле бирелмәгән. Д.Гыйззәтуллинның сүзләренчә, җәмигъ мәчете әһелләре чыгымнарны күптән мәхәллә халкы хисабыннан каплый.
Мөселман биналарын хуҗаларына кайтару тәҗрибәсе Краснодарда, Оренбургта бар.Уфадагы иман йортын үзгәртеп кору чорында ук мөселманнарга кайтардылар. Архангельскида 1914 елда төзелгән гыйбадәтханә быел җәй көне җирле ислам оешмасына бирелде.
Исегезгә төшерәбез: дини биналар Борис Ельцин тарафыннан 1993 елның 23 апрелендә кул куелган «Дини биналарны һәм башка милекне дини оешмаларга бирү турында» дигән мәгълүм Указы нигезендә хуҗаларына кайтарыла башлады.