2010 Дек 01
Кичә Казанда «Мәрхәмәтлелек маршруты» йөрергә кереште. Бу хәйрия чарасы башкаланың Совет районында уза. Акцияне оештыручылар 1 һәм 91 нче автобусларга махсус акча җыю тартмалары куйдылар. Аларга җыелган финанс чыганаклары Казандагы бер балалар йорты-интернатына тапшыралачак. Мондый төр хәйриянең кайсы автобуста оештырылуын белү өчен бу техниканың тышкы кыяфәтенә карау да җитә. Аларның алдагы тәрәзә пыяласына «Мәрхәмәтлелек маршруты» («Маршрут милосердия») дигән язма урнаштырылган булыр.