Ноябрьнең соңгы көнендә редакциябезгә Биектау районындагы «Гафиятулла» мәчетенең имам хатибы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев килеп керде. Тынгысыз, эзләнүчән, бик хәрәкәтчән, шул ук вакытта вәгазьләрне дә тормыш белән оста итеп бәйләп сөйләүче дин әһелләребезнең берсе ул.
Бу юлы аның куанычы йөзенә үк чыккан иде. Ник дигәндә, Казандагы «Идел-Пресс» нәшриятында аның шактый гына саллы хезмәте — «Вәгазь-нәсыйхәт китабы» басылып чыккан икән. 400 битле бу җыектыкта «Иман», «Ислам-кешелек дине», «Коръән», «Намаз» һәм башка бүлекләрдә динебезгә кагылышлы бихисап сорауларга җавап табып була.
Зөфәр хәзрәт шактый катлаулы, бормалы юллар узып дингә килгән инсаннарның берседер. 1960 елның 26 июнендә Кама Тамагы районының Кече Салтык авылында балта остасы Зыя белән Хәдичәнең 5 балалы гаиләсендә дөньяга килгән Зөфәргә, әтисе яшьли гүр иясе булганлыктан, бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул Казанда шофер булып эшкә урнаша. Тик ул чорларда җинаятьчелекнең чәчәк атуына битараф кала алмаган егетнең күңеле хокук саклау органнарына тартыла. 1986 елда ул Казанның Эчке эшләр идарәсенә эшкә урнаша.
2003 елның 2 ноябрендә Зөфәр Зыя улы зур фаҗигагә юлыга. Бу көнне Мәскәүгә юл тотучы «Татарстан» поездын саклап бара ул. Көндезге сәгать уннар тирәсендә поезда бер төркем бандитларның булуы ачыклана. Алар пасажирларны талап, акча җыеп йөриләр. Милиционер Зөфәр Тәхавиев баштан-аяк коралланган вәхшиләргә бер үзе нәрсә эшли алсын: җитмәсә, вагоннарда кеше күп булу сәбәпле, ул утлы коралын да куллана алмый. Ул бары поездда бандитларның булуы турында җитәкчеләрнә хәбәр итәргә генә өлгерә. Тегеләр көтмәгәндә аңа һөҗүм итәләр, нәтиҗәдә, аның уң кулы каты гына яралана. «Уң кулның сөякләре генә тырпаеп тора иде. Бихисап кан югалттым. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән генә исән калдым»,- дип искә төшерде ул чакларны Зөфәр хәзрәт.
Профессор Иван Микусев аңа операция ясады. Бу вакытларда аңа хәләл җефете Өммегөлсемнең ярдәме зур булды. Ул үзе дә 3 ел буена Валентин Дикуль ысулыбуенча нык шөгыльләнде. Ә 3 елдан ВТЭК ка килгәч, табиблар таң калдылар. Хәзерге вакытта Зөфәр хәзрәтнең уң кулы 85 процентка элекке хәленә кайтты. Ул аның белән хәтта машина рулен тота ала. Сул кулы белән дә язарга өйрәнде. Бу вакытларда Зөфәр хәзрәт тормыш, дин турында күп уйланды.
Шушы көннәрдә генә үзенең 40 вәгазьдән торган китабын нәшер итү аның өчен әйтеп бетергесез сөенеч булды. Ник дигәндә, Аллаһының сынауларын ул лаеклы рәвештә узып бара. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар насыйп булсын, дип теләргә генә кала.
Хатыйп ГӘРӘЙ