Россия Президенты Дмитрий Медведев 2011 елдан башлап яшүсмерләрне диспансерлаштыру эшен башкаруны йөкләде. Бу хакта Россия Президенты Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгатендә белдерде дип яза "Татар информ".
«Балалар һәм яшүсмерләрне вакцинацияләүгә, сыйфатлы дарулар белән тәэмин итүгә һәм аларда туберкулез, онкология һәм башка куркыныч авыруларны башлангыч стадиядә ачыклауга зур игътибар бирергә кирәк», — диде ул. «Бу максатларга шулай ук кирәкле акчалар юнәлтү зарур»,–дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Шулай ук Президент балалар поликлиникалары һәм хастаханәләрендә технологик модернизация үткәрү, хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү зарур дип белдерде. Д.Медведев сүзләренчә, бу максатларга төбәк программаларын финанслау юлы белән киләсе елдан башлап зур ресурслар юнәлтелергә тиеш — балалар медицинасын үстерүгә сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә бүленә торган акчаның 25 проценты бирелергә тиеш. «Бу зур күләмдәге акча. Ул ике елда 100 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин», — дип өстәде ул.
«Өч һәм аннан да артык балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен өстәмә салым преференцияләре кертергә кирәк, аерым алганда, айга һәр бала өчен салымнан тотып калынган акча 3 мең сумга кадәр булырга тиеш, бу өченче баладан башлап», — диде Д.Медведев. Ул бу уңайдан Хөкүмәткә йөкләмә бирде.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы Хөкүмәткә балалы гаиләләргә стандарт тотып калуларны бетереп, салым акчаларыннан тотып калуны арттыру буенча чаралар әзерләүне йөкләде.
«Хөкүмәткә төбәкләр белән бергә гаиләдә өченче яки шуннан соңгы бала туган очракта торак йорт яки бакча төзелеше өчен бушлай җир участогы бирү тәртибен эшләүне йөклим», — дип билгеләп үтте Россия Президенты.
Ул шулай ук федерация субъектлары җитәкчеләренә төбәк ана капиталы турында уйланырга тәкъдим итте. «Әлбәттә, бу чара чыгымлы, конкрет территорияләрнең хәленә бәйле, әмма нәтиҗәләр моны аклый». — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.