Хокук сакчылары узган ял көннәрендә Татарстанның Бутаиха авылы янындагы урманда җир казып ясалган торакта җинаятьче дип фаразланган 3 кеше — Чистай инсаннары качып яткан урынны таптылар.
25 ноябрьдә җинаятьчеләр кораллы каршылык күрсәткәч, юкка чыгарылдылар, дип хәбәр иткән иде республикадагы СУ СКП РФ җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Эуард Абдуллин.
Белгечләрнең фикеренчә, бу торак яз көнендә үк ясалган булган. «Буржуйка» миче булганга күрә алар анда кышны чыгарга уйлаганнар.
Алар 11 ноябрьдә Чистайдагы Эчке эшләр министрлыгы автомашинасын шартлатырга маташуда шикләнелә, дип хәбәр итә «Интерфакс».