2 декабрьдә Казан федераль университетында «Татарстанда салафизм: таралуы, низаг чыгару мөмкинлеге, каршы хәрәкәт итү чаралары» дигән фәнни-гамәли семинар була.
Бу чараның максаты-Татарстан һәм Россия мөселманнары өммәтендә салафизмның ролен, тоткан урынын аңлауда галимнәрне, руханиларны, эксперт һәм җәмәгать эшлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Биредә салафизмның таралу тарихы һәм хәзерге хәле, аның экстремистик яктан мөселманнарга куркынычлы күренеш булуы мәсьәләсе каралачак. Салафизмның яшьләргә тәэсиренә аеруча зур игътибар бирелер, дип көтелә.