2010 Ноя 30
«Иман» ислам мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа «Татарстанда ислам: ревайвализациянең 20 еллыгы» дигән фәнни гамәли конференция вакытында тапшырылды. «Иман» үзәге рәисе бу бүләккә «ислам мәдәнияте үсешенә һәм сакланышына зур өлеш керткәне һәм үзәкнең оешуына 20 ел тулу уңаеннан» лаек дип табылган.