Узган ял көннәрендә Мәскәүдәге Мемориаль мәчетнең имамы, танылган вәгазьче Шамил Галәветдинов Казанда үзенең «Потусторонние миры.Интервью» һәм «Священный Коран.Смыслы» дигән Коръән тәфсиренең икенче җыентыгын тәкъдим итте.
Әлеге чара «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә узды. Башкала кешеләренә тәкъдим ителгән тәфсир үзенчәлекле булып санала. Анда изге китаптагы аятьләрхәзерге тормыштагы чынбарлык белән бәйләп аңлатыла. Автор Ш.Галәветдинов-Халыкара ислам академиясен һәм «Әл-Әзһәр» университетының ислам хокукы факультетын тәмамлады. Соңгы 17 елда ул ислам илаһиятен өйрәнү буенча җитди рәвештә шөгыльләнде.