Узган атнада Казахстандагы православие чиркәве әһеле илдә христианлыкка өндәүне казах телендә алып барырга ниятләве турында игълан иткән. Католиклар чиркәве вәкиле дә бу башлангычны хуплавы турында белдергән.
Казахстан мөселманнары берлеге рәисе Мурат Телибәков казахча православие диненә чакыруда «бернинди дә начарлык юк» дигән сүзләрне әйткән. Шулайда Казахстанның баш мөфтие урынбасары Мөхәммәд Хөсәен хаҗи Алсабәков исламнан башка дин әһелләренең казахча халыкны вәгазьләве дөрес түгел дип исәпли. Аның әйтүенчә, казах теле-дәүләт теле. Шуңа күрә дә вәгазь туган телдә барса, йөрәкләргә үтеп керүчән була.