Бөекбританиянең кечерәк шәһәрләрендә яшәүче мөселманнар эре калалардагы әһле исламга караганда тормышларына куркыныч янау белән күбрәк очраша, дип хәбәр итә «Onislam» агентлыгы.
«Без кечерәк шәһәрләрдәге зур булмаган мәчетләр янында камалыш хисен тойдык»,-дип белдергән доктор Джонатан Джитенс Мазер «Исламофобия һәм мөселманнарны күралмау нәтиҗәсендә барлыкка килгән җинаятьләргә каршы көрәш» дигән тикшеренүдә.
Бу тикшеренүнең авторлары Колчестер яисә Бостонда яшәүче мөселманнарның хәле тагын да куркынычлырак булуы турында әйткәннәр. Azan News хәбәр иткәнчә, хиҗаб, никаб кигән мөслимәләргә каршы күп җинаятьләр кылына. Аларны курыккан балалары алдында «Террорчылар» дип атап, йодрык күрсәтүләр гадәти хәлгә әйләнгән. Мөселманнарны күралмаучылык хисләре Англия Милли Лигасы кебек җирле сәяси партия вәкилләре тарафыннан оештырыла.