АКШ Президенты Барак Обаманың туганы Сәед Хөсәен Обама хаҗ кылу максатыннан мөселманнарның Кәгъбә янына җыелуларын могҗиза буларак бәяләде. Моны кеше изге җирләргә барып, үз күзләре белән күрмичә аңлый алмый.
Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенең эше җентекле рәвештә уйланылган һәм гаҗәеп рәвештә бихисап күп хаҗиларның хәрәкәте күзәтү астына алынган, дип билгеләп узды ул.
АКШ Президентының абыйсы мондый сүзләрне үзенең әнисе, Барак Обаманың әбисе һәм үзенең гаилә әгъзалары белән хаҗ йолаларын үтәгәч әйткән. Алар Согудия Короле Абдулла ибн Абдаль Азизнең кунагы сыйфатында хаҗ кылганнар.