«Irna» агентлыгы хәбәр итүенчә, Франциянең Мармонд шәһәрендә билгесез адәмнәр мәчетне свастика, тәре һәм расачыл язулар белән мәсхәрәләделәр. Бу уңайдан Мармонд полициясе тикшерү эшләрен башлады, ул гаеплеләрне табарга өметләнә. Каланың мэры гыйбадәтханәне нәҗесләүне: «Оятсызлык, наданлык һәм коткы тарату»,-дип атады.
Исегезгә төшерәбез: әле яңарак кына Франциянең Тулуза каласында хиҗаб кигәне һәм ирләрнең кулларыннан тотып исәнләшергә теләмәгәне өчен мөслимә укытучы эштән азат ителде, дип хәбәр итә «Fars News».