АКШ Президентының әбисе Мәккәдә үз оныгының ислам динен кабул итүен теләп дога кылган. Бу хакта Lenta.ru агентлыгы Adence France-Press ка сылтама ясап, хәбәр иткән.
АКШ Президентының 88 яшьлек әбисе Сара Гомәр (Sarah Omar) шул ук вакытта үз оныгының сәясәтен шәрехләмәгән.
Барак Обаманы Президент итеп сайлау алды компаниясендә аның яшерен рәвештә ислам йолаларын үтәве турында хәбәрләр калкып чыккан иде. Август аенда үткәрелгән сорашуда һәр бишенче америкалы Обаманың мөселман дип исәпләве турында әйткән. Ак йорт әһелләре исә мондый шикләнүләргә каршы чыгып, Обаманың христиан икәнлеген тәкрарлый.