2, 3 декабрь көннәрендә Мәскәү Ислам университетында «Укытучының квалификациясен күтәрү һәм илаһият белемендә педагогның ролен көчәйтү» дигән III халыкара ислам илаһият конференциясе була.
Ул Санкт -Петербург дәүләт университеты галимнәре белән бергәлектә үткәрелә. Конференциядә Россия Мөфтиләре Шурасы Рәисе Равил Хәзрәт Гайнетдин, МИУ ректоры Марат Мортазин, РФ Президенты администрациясе баш киңәшчесе Алексей Гришин һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Шулай ук бу чарада Согуд Гарәбстаны, Бөекбритания, Индонезия, Пакистан, Төркия, Ираннан илаһият белгечләре дә катнашырга теләге белдергән.