Милиция хезмәткәренә һөҗүмдә диннең катышы бармы?

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 18 яшьлек егет милиция хезмәткәренә пычак белән чәнчи. Кайбер хәбәрләргә караганда, имеш, ул һөҗүм алдыннан

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 29

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 18 яшьлек егет милиция хезмәткәренә пычак белән чәнчи. Кайбер хәбәрләргә караганда, имеш, ул һөҗүм алдыннан «Аллаһ әкбар» дип кычкырган.

Әлеге хәл турында хәзер бихисап мәгълүмат чаралары — радио-телевидение дә, басма матбугат та, интернет сәхифәләре дә хәбәр итеп өлгерде. Әле ныклап тикшерелмәгән дә шушы вакыйганы һәммәсе бик теләп яза. Хәбәрләр бер-берсенә игезәкләр кебек охшаган, күрәсең, берсеннән-берсе күчереп кенә бастырадыр.

Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары Руслан Шәрәфетдинов бу хакта кыска гына мәгълүмат биргән. Аның сүзләренчә, Октябрьский шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек егет шушы шәһәрдәге эчке эшләр бүлегенә керә һәм «Аллаһ әкбар» сүзен кычкырып, анда сакта торган милиция өлкән лейтенантына пычак белән ташлана. Милиция хезмәткәрен яралагач, һөҗүм итүче тиз генә чыгып кача. Әмма башка берничә милиционер аны куа чыга һәм егетне тотып ала. Шул арада да бер милиционерны пычак белән яралап өлгерә ул.

Әле беренче булып яраланган өлкән лейтенант хастаханәдә дәвалану үтә, дип әйтелә. Ә һөҗүм итүче егетнең кесәсендә исә «Октябрьский шәһәрендә дә, бөтен дөньяда да Аллаһ кануннары гамәлдә булырга тиеш» дигән язу табылуы турында хәбәрләр таратылды. Имеш, бу егет радикаль исламчы икән, мәчеткә йөри икән.

Шул ук вакытта бу хәл буенча тикшерү эшләре башланган. Ни өчен соң бу яшь кеше нәкъ менә милиция бүлегенә кереп һөҗүм ясаган, нәрсә этәргән аны моңа, нәрсә сәбәпче булган? Менә бу сорауларга җавап табылырмы һәм ул җаваплар җәмәгатьчелеккә җиткерелерме, әллә инде бу егетне шул үтә исламчы дигән мөһер белән, тиз генә мәхкәмә утырышы үткәреп, төрмәгә генә ябып куярлармы?

Менә шуның ише хәлләр, билгеле ки, ислам диненә күләгә төшерә. Бу хакта «Азатлык» хәбәрчесе белән сөйләшүдә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин:

«Ләкин 18 яшьлек егетнең әле чын динче булуы да зур сорау астында. Гомумән, ниндидер рухи тайпылышы булган чирле кеше булуы да ихтимал аның», — диде.

Мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, кемнәрдер дин исеменнән җинаять кыла икән, алар үз җәзасын теләсә нинди хәлдә дә алырга тиеш.

Октябрьский шәһәрендә кулга алынган егетнең бәлки дингә бөтенләй мөнәсәбәте дә юктыр. Ләкин инде хәбәр тарала — янәсе, Октябрьский шәһәрендә чираттагы радикаль исламчы тотылган.

Мәгълүм ки, быел март аенда да, Октябрьский шәһәрендә берничә кеше кулга алынгач, аларны да үтә исламчылар дип мөһерләгәннәр иде. Ә башка хәбәрләргә караганда, алар гап-гади җинаятьче булган, дингә якын да тормаганнар.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе