Комсомольск-Амурда ислам үзәге

Комсомольск-Амурда ислам үзәген төзү эшләре дәвам итә. Бу хакта «Ислам.ру» агентлыгына Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, «Нур» җирле дини оешмасы

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 29

Комсомольск-Амурда ислам үзәген төзү эшләре дәвам итә. Бу хакта «Ислам.ру» агентлыгына Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, «Нур» җирле дини оешмасы рәисе Абдулкасыйм Абдуллаев хәбәр итте.

Бу үзәктә җәмигъ мәчете, мәдрәсә, хәләл кибет һәм хәләл кафе булачак. «Июль аенда нигезенә беренче таш салынды»,-диде А.Абдуллаев. Әлеге үзәк Киров урамы һәм Ленин проспекты кисешкән чатта урнашкан. Мәчете 1400 мөселманга исәпләнгән, ул 4800 квадрат метр җирне тәшкил итә.

Комсомольск-Амурда 30 меңгә якын мөселман яши, әмма 2 меңләп әһле исламның гына гыйбадәт кылу урыны бар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе