“Иман” ислам мәркәзе Казан мэры Илсур Метшинның “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде

Бүген Казанда «Иман» ислам мәркәзенә егерме ел тулуга багышланган чаралар уза. 1990 елның 29 ноябрендә үзенең беренче җыелышын үткәргән үзәк мөселманнарның

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 29

Бүген Казанда «Иман» ислам мәркәзенә егерме ел тулуга багышланган чаралар уза. 1990 елның 29 ноябрендә үзенең беренче җыелышын үткәргән үзәк мөселманнарның Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән беренче иҗтимагый оешмасы булып тора.

Башкаланың Мәрҗани исемендәге мәчетендә юбилейны билгеләп үтү кысаларында бүген «Татарстанда Ислам: ике гасырга сузылган яңарыш» дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Анда ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, Татарстан мөфтие урынбасары, «Иман» мәркәзе җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Конференция Изге Коръән сурәләрен укып, ачып җибәргәннән соң, Вәлиулла хәзрәт Якупов «Иман» мәркәзе эшчәнлеге белән таныштырды. Егерме ел эчендә әлеге үзәк төрле юнәлешләр буенча эшчәнлекне җәелдергән: китап чыгарудан башлап интернет сайтларга кадәр эшләгән. Шушы вакыт эчендә мең исемдә китап чыккан, шуның 550се укучыларга татар телендә барып ирешкән. «Иман» нәшрияты шулай ук газета-журналлар, календарьлар дөнья күргән.

«Иман» мәркәзе Казанда беренчеләрдән булып Коръән укучылар арасында ярышлар уздыра башлавы белән дә билгеле. Аның фәнни, мәдәни һәм хәйрия эшчәнлеге күпләргә таныш. Быел исә мәркәз Интернетта теле-радиотрансляцияләр проектын гамәлгә ашыра башлады. www.musulman.su адресы буенча татар телендә сайт ачылды.

Ренат Вәлиуллин, «Иман» нәшриятының һәм Вәлиулла хәзрәт Якуповның эшчәнлеген югары бәяләп, дәүләтнең аларны ярдәменнән ташламавын билгеләп үтте. «Иман» күп китаплар нәшер итеп, социаль яктан әһәмиятле эш башкара», — диде ул, алар чыгарган китапларга ихтыяҗ барлыгын әйтеп.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта мөселманнарның, нәшриятларның да саны арта. Шуңа күрә «Иман» нәшриятының үз китапларын тагын да яхшырак итеп чыгаруы сорала дип яза "Татар информ" агентлыгы.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина белдергәнчә, «Иман» нәшрияты чыгарган газетажурналларның республика матбугат дөньясында үз урынын тапкан. «Мәгълүмат дөньясында гадел һәм үткен каләм ияләре булыгыз», — диде ул «Иман» мәркәзе хезмәткәрләренә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, «Иман»лыларның башкарган хезмәтләренә теләктәшлек белдереп, Казан мэры Илсур Метшинның — «Рәхмәт хаты»н һәм Башкарма комитет башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошинның Мактау грамотасын тапшырды. Конференция кысаларында «Иман» мәркәзе: 20 ел өммәт хезмәтендә» дигән китап та тәкъдим ителде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе